“Без булдырабыз!” республикакүләм җыр конкурсында өч призлы урынны кукмаралылар алды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында 8нче ресбуликакүләм "Без булдырабыз!" җыр һәм сәнгать конкурсы узды. Кукмаралылар "Аерым башкаручылар" номинациясендә катнашып, бик матур чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булдылар. Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары: Диләрә Кәшәпова-2нче, Илүзә Хәбибуллина 3нче дәрәҗә урын яуладылар. Җитәкчеләре - Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Шәймарданова. Шулай ук якташыбыз, Вахит авылы егете, хәзерге вакытта Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем алучы Нияз Кәримуллин 1нче дәрәҗә урынга лаек булды. Җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Еникеева. Райондашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International