“Зилант”та кул көрәше буенча район беренчелеге үтте

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Кул көрәше буенча “Зилант”та үткән район беренчелегендә 12 мәктәптән барлыгы 70 укучы катнашты. Традицион турнирда Янилдәге аграр көллияттән Әсхәт Җиһаншин, Кукмара 4 урта мәктәбеннән Гүзәл Галиевалар абсолют җиңүчеләр булдылар. Призлы урыннарны алучыларга әлеге бәйгенең спонсорлары – Кукмара металлл савыт-сабалар заводы, шәхси эшмәкәр “Муратова”, “Намус” ширкәте, шәхси эшмәкәр Илназ Шакиров лар ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International