“ТАТМЕДИА” иң яхшы почтальоннарны бүләкләде

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Идел буеның иң эре медиахолдингында беренче яртыеллыка подписка нәтиҗәләре буенча конкурска нәтиҗә ясалды.

Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә җиңү яулаган Гөлнара Багапова да бар иде. Ул Кукмара почтамтының Кукмара-1 бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли. Гөлнара беренче яртыеллыкта 252 кешене районыбызның "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына яздырган булган. Ул күптән түгел генә әни булды, шунлыктан тантанага бара алмады. Аңа бүләк “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә тапшырылачак.

Җиңүчеләрне “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов тәбрикләде, үзенең иң җылы, изге теләкләрен юллады.

Конкурста җиңү яулаган почтальоннарга 30 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International