“Кошлар-безнең дусларыбыз”

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
1 апрель көнне Пычак авыл китапханәсендә китапханәче Галимова Фирдауса Рафагать кызы Арпаяз башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде. Әлеге кичә барышында презентация ярдәмендә балаларга бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде, кошлар турында табышмакларга җаваплар табылды, сынамышлар искә төшерелде, балалар тарафыннан шигырьләр укылды, хикәяләрдән өзекләр тыңланылды. Кошлар турында җырлар башкарылды. Яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды. Балалар күңелле кәеф белән, китаплар алып, өйләренә таралдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International