“Театр-яктылыкка, нурга илтә”

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
1 апрельдә район үзәк китапханәсендә 3нче номерлы мәктәпнең 6 б сыйныф укучылары Театр көненә багышланган “Театр-яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән әдәби кичә карадылар. Китапханәче Багавиева А.Р. укучыларга театрның үткәне турында сөйләде, аларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде, районыбызда туып-үсеп, театр өлкәсендә зур казанышларга ирешкән артистларыбыз турында презентация күрсәтте. Балалар Г.Камалның “Берече театр” дип исемләнгән спектаклен карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International