“Канатлы дусларыбыз”

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
2 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Кошлар көненә багышланган “Канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик дәрес узды. Биредә 61 бала катнашты. Китапханәче Гайнутдинова Н.Ш., балаларга кошлар турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде, туган-төбәгебез кошлары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Балалар викторинада катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр, яңа кайткан китаплар белән таныштылар, мультфильм карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International