"Китап - юл күрсәтүче маяк ул"

2015 елның 10 апреле, җомга
8 апрель көнне Үзәк китапханәдә “Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 номерлы гимназиянең” 2 б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дип исемләнгән әдәби-уен узды. Китапханәче Баһавиева А.Р. балаларга китап тарихы турында презентация күрсәтте, районыбызда туып-үскән талантлы язучыларыбыз иҗаты белән таныштырды, әкият-китапларга күзәтү ясады. Балалар кроссвордлар чиштеләр, викторинада катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International