Кукмарада Россия ислам университеты вәкилләре һәм дин әһелләре белән очрашу узды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Башкала кунакларының Кукмарага килү сәфәренең төп максаты: чыгарылыш укучылары, яшьләрне, яшь пенсионерларны дини белем алырга университетка чакыру. Университетның дин фәннәре кафедрасы җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Әдһәмов әлеге белем йортындагы уку-укыту эшчәнлеге белән таныштырды, абитуриентларның БДИ баллары нигезендә кабул ителүләре, аларга тулай торак бирелү, чит илләргә стажерлык узу мөмкинлеге турында да сөйләде. Узган ел университетка Кукмара районыннан сигез кеше укырга кергән булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International