15 апрельдән янгын чыгу куркынычы сезоны башлана

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Хөрмәтле райондашларыбыз!

Республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы 15 апрельдән янгын чыгу куркынычы сезоны башлануын хәбәр итә, шуңа күрә урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз. Бу кагыйдәләрне бозучыларны административ җаваплылык көтә. Зыян 5 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Фәрдус Хабибрахманов, Лубян урманчылыгы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International