Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмаралылар "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форумда катнашты
2015 елның 18 апреле, шимбә
Татарстанлылар моннан берничә атна элек “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшкәннәр иде. Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында оештырылган “Без булдырабыз! Без бергә!” дигән форумда исә ул яшьләр оешмалары инициативасы белән гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкын берләштерү, “Стратегия 2030”, Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу.
Форумга районыбыздан “Россия пенсионерлар союзы” гомумроссия җәмгыятенең Кукмарадагы җирле бүлеге рәисе Әлфинур Сабитова, “Бердәм Россия” сәяси партиясе төбәк бүлегенең “Яшь гвардиячеләр” һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре рәисе Нияз Хәсәнов, “Татарстан республикасының ирекле хәрәкәт үсеш үзәге”нең райондагы кураторы Рашад Каюмовлар да чакыру алды.
-Әлеге чарада төрле шәһәр һәм районнардагы 40тан артык иҗтимагый оешмадан 300гә якын делегат катнашты, - ди Нияз Хәсәнов. – Татарстанның предприятие һәм берләшмәләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм башкалар үзләренең чыгышларында республика лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясенең һәр Татарстан кешесе өчен яңа мөмкинлекләр ачуы хакында сөйләделәр, бүгенге көндә тормышка ашырылучы программаларны тагын да камилләштерергә кирәк булуына, республика үсешен саклап калу өчен берләшүнең мөһимлегенә басым ясадылар. Туган республикабызны тагын да үстерү, милләтара тынычлыкны саклау, Татарстанның лидерлык позицияләрен ныгыту өчен халыкның да бердәм булуы кирәк. Төбәкләрдәге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге дә нәкъ менә әлеге мәсьәләләргә юнәлдерелергә тиеш.
“Без булдырабыз! Без бергә!” дигән форум кысаларында “Стратегия 2030”, “Иҗтимагый киңлекне үстерү”, “Татарстан: Эшлә. Укы. Уртаклаш. Үзгәр” дигән секцияләр дә эшли. Кукмаралылар исә “Достоевский” һәм “Толстой” залларында оештырылган “Татарстан: Эшлә. Укы. Уртаклаш. Үзгәр” дигән секциянең әңгәмә-дискуссияләрендә катнаштылар.
-Безне, 70ләп кешене, кабат дүрт төркемгә бүлделәр. Һәр командага модераторлар билгеләнде, билгеле бер темалар бирелде. Кемнәрдер мәрхәмәтлелек, хәйриячелек, ә кемнәрдер коммерцияле булмаган оешмаларның җәмгыятьтәге роле хакында әңгәмә куертты, - дип сүзен дәвам итә Нияз. - Без исә социаль эффектны ничек “үлчәү” хакында сөйләштек, проблемалардан чыгу юлларын эзләдек. Әйтик, республикага донорлар җитми икән, бу очракта нишләргә? Күпме донор булуын ничек ачыкларга? Һәркем үзенең тәкъдиме белән чыкты. Махсус бейджик, футболкалар, беләзек, күкрәк билгеләре таратуның нәтиҗәлелеген, төрле акция, проектлар оештыру, сораштырулар уздыруның да файдасы зур, дигән нәтиҗәгә килдек.
Республиканың стратегик социаль-икътисадый үсешенә беркем дә битараф булырга тиеш түгел. Форум “Президент белән бергә” дигән иҗтимагый хәрәкәтнең татарстанлыларга мөрәҗәгатен кабул итү белән төгәлләнде.
Әлфинур САБИТОВА, “Россия пенсионерлар союзы” гомумроссия җәмгыятенең Кукмарадагы җирле бүлеге рәисе:
-Татарстан ул – бик күп буын ата-бабаларыбыздан мирас булып күчеп килгән туган йортыбыз. Яшьләр алдында безнең төп бурыч – гомумйортыбызда яшәүче төрле милләт һәм дин кешеләре арасында дуслык һәм тынычлык җепләрен тагын да ныгыту, берләштерү.
Республикада утызга якын социаль президент программасы эшләп килә, зур масштаблы проектлар тормышка аша. “Президент белән бергә” хәрәкәте дә мөһим башлангычларга теләктәшлек итәргә әзер булган татарстанлыларны берләштерүгә юнәлдерелгән. Бары тик бердәм, дус команда булганда гына без барысын да булдырачакбыз. Форумнан да әнә шундый девиз белән ялкынланып, киләчәктә республикадагы иҗтимагый оешмаларның үзара теләктәшлек итеп эшләячәгенә ышанып, шул ук вакытта яшьләрнең активлыгына, алдынгы карашларына, киләчәкне күзаллауда үз фикерләре булуына куанып кайттым. Барыбыз бергә булганда – киләчәк өметле.
Алсу ИДРИСОВА

kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Иске Юмья Мәдәният йортында Космонавтика көненә «Йолдызларга — бергә!» викторинасы узды
Заманча Мәдәният йорты 2020 елдан эшләп торган Иске Юмья авылында 11 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелде. Клуб формированиеләре катнашучылары космосны үзләштерү тарихына, Гагарин батырлыгына һәм планеталар серләренә багышланган тематик викторинага җыелды.
Кукмара районында ветераннарга һәм СВО катнашучыларына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
28 апрельдә Кукмараның Үзәк район китапханәсендә сәгать 10:00дан 13:00га кадәр Җиңү көненә багышланган кабул уздырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай консультацияләр һәм документлар төзүдә ярдәм ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз