Районыбыз умартачыларының җыелыш-киңәшмәсе булды

2015 елның 18 апреле, шимбә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды. Умартачылар берлеге җитәкчесе Таһир Бариев алып барган очрашуда кортларны кышлату нәтиҗәләре, төрле авырулар белән көрәшү алымнары, бал корты продукциясен урнаштыру юллары, аларның бәяләре һәм башкалар турында сөйләшенде. Болыннарда кыр чәчәкләрен саклап калу, басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кебек фикерләрләр дә әйтелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы умартачылык идарәсенең генераль директоры Рәшит Сафиуллин, аның беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин һәм башкалар катнашты һәм чыгыш ясады. Умартачылык өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем умартачыларга рйаон җитәкчесенең, Татарстан Республикасы умартачылык, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International