Урок-презентация «Дуслык белән көчле без”

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Изгелек эшләү атналыгы кысыларында балалар китапханәсе китапханәчесе А.Р.Баһавиева 1 нче номерлы татар гимназиянең 2 һәм 3 сыйныф укучылары өчен “Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән дәрес –әңгәмә уздырды.  Әңгәмә барышында презентация ярдәмендә дуслык сүзенең төшенчәсен аңлатылды, тормыштан алынган мисаллар китереле, дуслык турында булган мәкаль- әйтемнәр искә төшерелде, балалар өчен язучыларның китаплары белән таныштырылды. Укучылар викторина сорауларына җаваплар бирделәр, табышмаларны чиштеләр. Әңгәмә азагында А.Алиш әкияте буенча төшерелгән “Чукмар белән Тукмар” дип исемләнгән мультфильм күрсәтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International