Кукмаралылар Мамадыштан җиңү белән кайттылар

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Мамадышта мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионаты узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты.

Тимур Антипов (1 урын), Нурислам Шәңгәрәев, Шакир Шәриповлар (2 урын), Дамир Галиәхмәтов (3 урын), Миннегөл Семенова, Рөстәм Йосыповлар (4 урын), Евгений Филипов (9 урын) алдылар, дип хәбәр итте “Аргамак” командасы тренеры Дамир Галиәхмәтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International