“Көмеш кыңгырау” газетасы журналистлары белән очрашу

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Матур итеп бизәлгән залда талгын гына көй агыла. Бар җиһанга бәйрәм рухы сибелгән. Бәясен бернәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган кыйммәтле хәзинә - китаплар. Бай эчтәлекле, балалар өчен язылган китаплардан күргәзмә төзелгән.
Без-бер төркем китапханәчеләр - Пычак урта мәктәбендә әлеге залда очрашуга җыелдык. Очрашуның төп сәбәпчеләре- “Көмеш кыңгырау” газетасы журналистлары, баш редактор Факил Сафин, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев.
Әлеге кичәне оештыручы Әсән-Елга авыл китапханәчесе Әлфинә Нафикова тамашачыларны газетаның редакторы, язучы, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты- Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин, журналист- Резеда Гасыймова, газетаның рәссамы Фаил Исламның тормыш һәм иҗатлары турында сөйләде. Факил Сафинның иҗат иткән китаплары белән таныштырды. Балалар һәм үсмерләр өчен чыгып килүче “Көмеш кыңгырау” газетасы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
Газетаның баш редакторы Ф.Сафин Пычак мәктәбендә белем алучы укучыларның газета битләрендә басылып чыккан язмалары белән таныштырды, актив иҗатчыларга мактау грамоталары тапшырды. Балаларны “Көмеш кыңгырау” газетасы белән дус булырга, язмаларны актив юллап торырга чакырды. Балалар исә бәйрәмне авторның сүзләренә язылган җырлар, чыгышлар белән баеттылыр. Укучылар кунаклар бүләк иткән китап һәм газеталарны бик шатланып кабул иттеләр.
Очрашуның тагын бер мәртәбәле кунагы якташыбыз Ирек Габделхай улы озак еллар тарихи һәм әдәби мирасыбызны өйрәнеп, халыкка кайтару өстендә зур эш алып бара. Ул балаларны “Кукмара төбәгенең ташъязма истәлекләре” дигән китабы белән таныштырды.
Күңелләрдә күңелле мизгелләр калдырган әлеге чара безнең өчен бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле булды.

А.Р.Баһавиева,
үзәк балалар китапханәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International