“Дуслык белән көчле без”

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дип аталган чара үткәрелде. Максаты: китап укучыларда ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру. Әлеге чара китапханәченең кереш сүзе белән башланып китте. Презентация караганнан соң балалар белән интеллектуаль уен оештырылды. Китап укучы балалар дуслык турында мәкальләр әйтештеләр, шигырьләрдән өзекләр укып фикер алыштылар. Әлеге чарада барлык бимремнәрне дөрес үтәп иң күп балл җыючы Хәмидуллин Фәннурга китапханәдән истәлек бүләге тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International