23 апрель көнне балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиянең 2 а сыйныф укучылары өчен “Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Китапханәче А.Р.Баһавиева бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, балалар өчен язган китаплары белән таныштырды, язучының әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтте. Укучылар табышмакларга җаваплар бирделәр, Тукай әкиятләре буенча төзелгән кроссвордларны чиштеләр.