Яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде

2015 елның 24 апреле, җомга
Бүген Кукмара район Советы каршындагы яшьләр парламентының тәүге утырышы үткәрелде. Парламентның рәисе Нияз Хәсәнов үзе белән таныштырды һәм утырышны алып барды. Көн тәртибендә яшьләр парламентының хисап комиссиясен һәм башка комиссияләрен төзү, аларның составларын раслау, рәис урынбасарын, җаваплы сәркатибен сайлау, парламентның 2015 елга чаралар планын раслау, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды. Кукмара аграр көллияте студенты Салават Хәмәтдиновның “Кар десанты” эзләнү отряды эшчәнлеге турындагы чыгышы тыңланды. Чарага Казаннан яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә килде. Утырышта катнашкан район җитәкчесе Сергей Димитриев яшьләр күтәргән мәсьәләләрне хуплап чыкты һәм соруларга җавап бирде. Соңыннан чарада актнашучылар Боз сарае янындагы мәйданда алмагачлар утырттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International