Югары Арбашта очрашу кичәсе узды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Югары Арбаш мәктәбендә “Хезмәт даны” газетасына – 85, “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә 45 ел тулу уңаеннан укытучылар һәм укучылар коллективы белән очрашу узды. Анда ветеран журналист Рәшит Миннегалиев, Харис Мостафин, Мәгъмүрә Мәрданова, Роза Хуҗиева, Розалия Садриевалар катнашты. Әлеге чара җанлы әңгәмә һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды. Очрашуны китапханәче Гөлия Габитова оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International