Кукмараның самбочы егетләре булдыра!

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
“Зилант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәрдаим үзләренең уңышлары белән сөендереп торалар. Тимур Азизов шушы көннәрдә Казан шәһәрендә узган билбау буенча Россия беренчелегендә бишенче урынны алды, Ислам Закиров исә Кстовта үткән самбо буенча Идел буе Федераль өлкәсе укучыларның спартакиадасыннан өченче урын белән кайтты. Егетләрнең тренерлары – Марс Бәдретдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International