“Лачын” хәрби-патриотик оешмасы Шәмәрдәннән өченче урын белән кайтты

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Шәмәрдән лицеенда “Аҗаган-2014” хәрби-спорт уеннарының зона этабы узды. Әлеге чарада Кукмара өченче мәктәбенең район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче “Лачын” (“Сокол”) хәрби-патриотик оешмасы да уңышлы чыгыш ясады. Алар “Россия символлары” плакатлар конкурсында – беренче, төз ату, автомат сүтеп-җыю, саклагыч кием киюдә өченче урыннарны алдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы өченче урынга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International