“Хәтер” һәм “Кар десанты” төркемнәре экспедициягә китте

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге “Хәтер”, Кукмара аграр көллиятенең Ринат Шакиров җитәкчелегендәге “Кар десанты” төркемнәре Новгород өлкәсенең Үлем Үзәненә экспедициягә киттеләр.

-Юлга кузгалучы егетләр хөрмәтенә Олыяз мәктәбендә “Хәтер ялкыны” дигән чара оештырылды. Ул чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды, - дип хәбәр итте экспедиция җитәкчесе Гомәр Хаҗиев. – Новгород өлкәсеннән 10 майда кайтырга планлаштырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International