Кукмара йөзүчеләре Балык Бистәсеннән күпсанлы медальләр белән кайттылар

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Балык Бистәсендә 2000 елгы һәм алардан кечерәк малайлар-кызлар арасында йөзү буенча районара ярышлар узды. Укытучы-тренерлар А.Закиров һәм Эдуард Хөсәеновлар кул астында шөгыльләнүче балалар команда зачетында беренче урынны алдылар. Шәхси зачет һәм эстафеталы йөзүдә Илфира Шәрипова, Сәйдәш Шәймарданов, Алмаз Фәхретдинов, Фәннүр Муллагалиев, Эдуард Кругляков, Марат Хәлиуллиннар төрле ераклык һәм дисциплиналарда ун алтын медальгә ия булдылар. Булат Ганиев, Хамат Әхмәтшиннар – өч көмеш, Нияз Гатауллин, Азат Әхмәдиев, Герман Володиннар өч бронза медаль белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International