-Быел туң аз булгач, кар сулары сеңеп барды. Җир, ниһаять, дымга туенды. Хәзер безгә запас дым бар вакытта тиз арада орлыкны җир куенына иңдереп калырга кирәк, - ди быел кыр эшләрендә 28 нче тапкыр катнашучы баш агроном Василий Гайфуллин.
Эш күләме аз түгел: 4 мең 108 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Быел әле “Дружба” агрофирмасының Өркеш бүлекчәсе басуларын да алар эшкәртәсе-чәчәсе икән – бу өстәмә җир чәчү мәйданын 1800 гектарга арттырган. Барлык кыр эшләрен 13 мең 200 гектарда башкарып чыгарга кирәк.
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16-22 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы 9-11˚ нормадан югарырак, бу чорда һаваның максималь температурасы 26-33˚.