Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Имин тәгәрмәч" бәйгесендә катнашты

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2015” бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 21 команда килгән иде.

Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады – бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр. Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Манзарас урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Зур Сәрдек гимназиясе һәм Нырья мәктәбе командалары бүлеште. “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр” дип - Чарлы, “Медицина өлкәсендәге уңышлары өчен” – Югары Чура, “Иң яхшы велосипедта йөрүчеләр” дип Кукмара 3нче мәктәбе командалары табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International