-Игътибар иткәнсездер, Җиңү паркы каршындагы юл янәшәсендә бу эш башланып китте инде. Тротуар һәм юл да берникадәр киңрәк булсын өчен чәчәк клумбалары сүтелде. Барлыгы 9 мең квадрат метр мәйданда брусчатка җәю планлаштырыла. 9 нчы май бәйрәменә кадәр Ленин бакчасына хәтле, ә аннан соң Ленин урамы буйлап тимер юл вокзалына кадәр арада җәяүлеләр брусчаткадан йөрерләр дип уйлыйбыз. Үзәк урам буенча урнашкан сәүдә нокталарының хуҗалары да үз тирәләренә брусчатка җәячәкләр.
3. -Әле күптән түгел генә булып узган референдум нәтиҗәләре турында да сөйләшеп алыйк әле.
-Иң элек, аның мөһимлеген аңлап, референдумда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Иң мөһим проблемалар – су, ут булмау, юлсызлык турында авыл җыеннарында сөйләшенеп, тупланган суммаларның кайсы өлкәләр буенча тотылачагы бергәләп хәл ителәчәк. Референдум нәтиҗәсендә Кукмара поселогы буенча 2 миллион 366 мең сум акча җыелыр дип көтелә. Хөкүмәттән бирелгән ярдәм белән ул 11 миллион 833 мең сум булып, аның 1 миллион 500 мең сумы - электр уты булмаган, яктылык начар булган урамнарны яктырту, электр энергиясен саклаучы лампочкалар урнаштыру, 4 миллионы - тротуар җәю, якынча 6 миллион сумы - күпкатлы йортлар янәшәсен төзекләндерү, балалар өчен уен мәйданчыклары ясау, 50 меңе - парк һәм скверларны яңарту өчен тотылачак. Бүгенге көндә 800 мең сумга якын акча җыелды. Студентлар, инвалидлар, 18 яше тулган мәктәп укучылары( бу исемлектә 150 бала бар) түләүләрдән азат ителде. Ташлама бирелгән категорияләр һәр җирлектә үз карарлары белән расланган.
Ә, гомумән, район буенча барлыгы 8 миллион 219 мең сум акча җыелырга тиеш. Татарстан хөкүмәте аны дүрт тапкыр арттыргач, җирле мәсьәләрне хәл итү өчен җирлек бюджетларында барлыгы 41 миллион 96 мең сум өстәмә акча булачак.
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16-22 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы 9-11˚ нормадан югарырак, бу чорда һаваның максималь температурасы 26-33˚.