Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады

2015 елның 2 мае, шимбә
-Май ае – табигатьнең яңаруы һәм яшәрүе белән беррәттән, кеше күңелендә оптимистик рух, өмет һәм ышаныч уята торган чор, 1 Май бәйрәмен дә без күңел күтәренкелеге белән тыныч хезмәттә үткәрергә күнеккән. Кемдер бәйрәмне язгы кыр эшләрендә катнашып үткәрсә, икенчеләр төзелеш-ремонт эшләре белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда исә көн буе җыештыру, юу, бакча эшләре дәвам итә. Эшли алу, эшли белү – үзе зур бәхет бит ул. Бу хакта онытмыйк һәм мул тормыш ачкычының үз кулларыбызда булуын хезмәтебез, тырышлыгыбыз белән раслыйк. Бүгенге уңышларыбыз – эшчеләрнең, төзүчеләрнең, игенчеләрнең, укытучыларның, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең уртак казанышы. Без бердәмлек яклы, бергә булсак, теләсә нинди эшне башкарып чыгарга сәләтле.

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да бәхет, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International