Кәчимир, Өлге, Салтык Ерыклы авылларында “Зәрә” – “Карга боткасы” бәйрәмнәре үтте

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
30 апрель һәм 1 май көннәрендә Кәчимир, Өлге, Салтык Ерыклы авылларында традицияга әверелгән “Зәрә” – “Карга боткасы” бәйрәмнәре мәдәният хезмәткәрләре көче белән оешкан рәвештә үтте.
Бу милли бәйрәм һәр ел саен чәчүгә чыгар алдыннан үткәрелә. Балалар иртә якта, йорттан-йортка кереп төрле ярмалар җыялар. Җыелган ярмадан “Карга боткасы” әзерләнә.
Ботка әзерләнгән арада балалар һәм өлкәннәр катнашуында төрле уеннар, ярышлар, җыр-биюләр оештырыла. Икенче көнгә балалар йомырка һәм тәм-томнар җыялар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International