Вахит авылында батыр сугышчылар истәлегенә һәйкәл ачылды

2015 елның 8 мае, җомга
Районыбызның Вахит авылында тантаналы вакыйга булды – сугышчан каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, җирлек башлыгы Илгизәр Корбанов, чакырылган кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Тантаналы өлештән соң, концерт булды, өлкәннәрне чәй өстәле артында кунак иттеләр, ветераннарның һәммәсенә күчтәнәч пакетлар өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International