Татарстанның Эчке эшләр бүлеге министры урынбасары Рафаиль Гыйльманов якташыбыз Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды

2015 елның 8 мае, җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызга Татарстанның Эчке эшләр бүлеге министры урынбасары, генерал-майор Рафаиль Гыйльманов килде. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды.

Башкала кунагы Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә булып, музей белән танышты, укучылар белән аралашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International