“Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе

2015 елның 8 мае, җомга
7 майда Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән батырлык дәресе булып узды. Әлеге дәрестә Ч.Т Айтматов исемендәге гимназиянең 6 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Баһавиева Алсу Расим кызы укучыларга батырлык сүзенең төшенчәсен аңлатты, сугыш чоры балалары, аларның тормышлары, герой-пионерлар, районыбызда туып-үскән геройлар турында сөйләде, сугыш турында язылган китаплар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International