Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында “Кайнар линия” эшләячәк

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
13 майда Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында “Кайнар линия” эшләячәк. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре шалтыратучыларның сорауларына тәфсилле җаваплар бирәчәкләр, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә булышлык күрсәтәчәкләр.

Иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр 8(843) 236-40-17, 8(843) 236-89-15, 8(843) 236-40-62 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International