Җиңү паркы каршында тантаналы чара үтте

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Бүген районыбызның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш һәм хезмәт ветераннарын, барлык кукмаралыларны район җитәкчесе Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район хәрби комиссары Равил Гафиевлар тәбрикләде. Бәйрәм тантанасы театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Яу кырында башларын салган райондашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, алар хөрмәтенә веноклар салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International