Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Түбән Үрәс мәктәбенә Советлар Союзы Герое Петр Воробьев исеме бирелде
2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Түбән Үрәс авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды: Түбән Үрәс урта мәктәбенә Советлар Союзы герое Петр Воробьев исеме бирелеп, мемориаль такта куелды. Чарада геройның килене Лидия һәм улы Анатолий Воробьевлар да катнашты.
Ризилә КОРБАНОВА
Петр Воробьев чыгышы белән әлеге җирлеккә караучы Танькино авылыннан. Балачагы, сугыштан соңгы гомере дә туган төбәгендә уза. Аның туган ил азатлыгы өчен барган көрәштәге батырлыклары турында ишетеп, таң каласың, берничә тапкыр яраланган гади солдатның ничек көче җитте икән дип шаккатасың.
-Без биш бертуган идек, мин - иң кечесе. Башка туганнарым исән түгелләр инде. Бүгенге көндә гаиләбез белән Нократ Аланында яшибез. Туган авылыбызга еш кайтырга тырышабыз, хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре башлап җибәрдек, - диде бәйрәмгә кайткан Анатолий Воробьев. -Әтинең исемен мәңгеләштерү йөзеннән башкарылган бу эшләргә бик куанабыз. Кукмарада да аның исемен йөртүче урам бар, музейларда төрле истәлекләр урын алган. Бик зур рәхмәт.
Анатолий абый бик тыйнак, ипле генә сөйләшә. Әтисенә охшаган диделәр аның турында якташлары.
-Әти кырыс, шул ук вакытта яхшы күңелле кеше иде, - дип истәлекләргә бирелде килене Лидия апа. –Дуслары күп булды. Яу кырында иңгә-иң куеп көрәшкән хезмәттәшләре белән дә һәрдаим аралашып яшәде. Омскидан һәм башка шәһәрләрдән хатлар килгәнен хәтерлим әле. Без - 17-18 яшьлек малайлар өчен ул абыебыз кебек иде, дип әйтәләр иде аның турында бергә көрәшкән иптәшләре.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, геройның исемен мәңгеләштерү максатында да бу чараның бәхасе әйтеп бетергесез.
Җирлектә өч сугыш, ун тыл ветераны бар. Бөек җиңүгә өлешләрен керткән әби-бабайларыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Шуңа күрә аларның кадерен белергә кирәк, тормышның ачысын-төчесен күргән ветераннарыбыз авызыннан әйтелгән һәрбер фикер, истәлек безнең, яшьләрнең күңелләрендә урын алсын иде. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булу - бик зур дәрәҗә. Мәктәпкә Петр Воробьев исеме күптән бирелергә тиеш булгандыр, әмма хәзер дә, түгәрәк дата алдыннан бик урынлы дип уйлыйм. Мәктәп киләчәктә бу исемгә тап төшермәсен иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кукмара районының Балыклы авыл клубында капиталь ремонт узачак
2026 елда «Гаилә» милли проекты кысаларында Балыклы авыл клубын яңарту башлана. Бина барлык буыннарның гаилә ялы һәм иҗаты өчен заманча күпфункцияле пространствога әвереләчәк.
ЭКОяз-2026
Бу язгы бәйрәм көне алдыннан, бүген, 20 апрель көнне Югары Арбаш авылы мәктәбендә , табигатькә сакчыл караш буенча " яз чәчәкләре. Умырзая»: беренче чәчәкләр турында гаҗәеп фактлар белдек-ни өчен алар кар аша үтәләр һәм салкында ничек исән калалар. #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
ЭКОяз-2026
Киндер Күл авылы балалар бакчасында "Вторая жизнь ненужных вещей" исемле балалар эшлэренен мавыктыргыч кургэзмэсе булды. #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
ЭКОяз-2026
«Экояз» акциясенең өченче атнасы кысаларында башлангыч сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә башлангыч сыйныфларда Материалларны икенчел эшкәртү буенча иҗади мастер-класс узды. Укучылар ташландык чималдан зур энтузиазм белән чәчәкләр, оригиналь уенчыклар ясадылар. Чүпкә икенче яңа тормыш бирделәр. #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз