“Алар даны мәңгелек”

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Трыш авылы китапханәчесе Рузилә Тухбатуллина, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Алар даны мәңгелек” дигән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Китап укучыларны “Бөек Җиңүгә 70 ел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. 4-7 нче сыйныф укучылары ветераннарга үз чыгышларын тәкьдим иттеләр. Әлеге кичәнең максаты:Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү, балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International