Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмараның авыл җирлекләрендә праймеризлар бара
2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, “Бердәм Россия” партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар кандидатлар белән якыннанрак таныша, аларга үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Зур Сәрдек җирлегендә партия эчендә алдан тавыш бирүдә 70кә якын кеше катнашты. Район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова сүзләренә караганда, җирлектә 14 сайлау округы бар. Депутатлык мандатына 21 кеше тәкъдим ителеп, алар арасыннан 14е яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап алына.
Кандидатлар арасында иң беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Айгөл Мостафина Зур Сәрдек гимназиясендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара.
-Мин Зур Сәрдек җирлеге халкының тырыш булуына сокланам, - ди ул. - Авылларда яшьләр дә күп, егет-кызларыбызның күбесе, читкә китмичә, үзебездә төпләнәләр, гаилә коралар, балалар үстерәләр. Эшмәкәрлеккә дә зур игътибар бирелә, кибетләр, балалар бакчасы, мәктәпләр, мәчетләр эшли. Әмма халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту өчен даими эш урыннары булдыру кирәк. Шулай ук юллар, экология мәсьәләсенә дә игътибарны арттырасы, су проблемасын да хәл итәсе бар. Җирлектә начар гадәтләр белән мавыгучыларга да битараф булмасак, аларны туры юлга бастыру өчен бергәләп көрәшсәк иде.
Минефәрт Фәттахов исә җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, җирле бюджетның 80 процентының керемнәрдән торуын билгеләп үтте, киләчәккә булган бурычларга тукталды
-Республикада дәүләт программаларының эшләп торуы бик уңай күренеш. Без үзебез дә быел “Чиста су” программасы кысаларында су трассасында зур күләмле эшләр башкарырга планлаштырабыз. Газлаштыру, юллар, мәктәпләр, клублар төзү буенча да программаларның дәвамлы булуын теләр идем, - диде ул.
Өченче кандидат – Рәмзия Хөсәенова елга ике тапкыр экологик рейдларга чыгулары, хәйриячелек концертлары оештырулары хакында бәян итте, быел Зур Сәрдек мәдәният йортының “Уңайлы мохит” программасына кертелеп, тиздән ремонт эшләре башкарылачагын да билгеләп үтте. Рәмзия ханым авыл урамнарында транспорт йөртүчеләрнең тиешле тизлекне сакламауларына үзенең борчылуын белдерде, урам башларында тизлекне чикләүче юл билгеләре куюның мөһимлегенә басым ясады.
Праймеризда хисап комиссиясенең эшче төркеме эшләде һәм яшерен тавыш бирүдән соң нәтиҗәләр ясалды.
Алсу ИДРИСОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кукмара районының Балыклы авыл клубында капиталь ремонт узачак
2026 елда «Гаилә» милли проекты кысаларында Балыклы авыл клубын яңарту башлана. Бина барлык буыннарның гаилә ялы һәм иҗаты өчен заманча күпфункцияле пространствога әвереләчәк.
ЭКОяз-2026
Бу язгы бәйрәм көне алдыннан, бүген, 20 апрель көнне Югары Арбаш авылы мәктәбендә , табигатькә сакчыл караш буенча " яз чәчәкләре. Умырзая»: беренче чәчәкләр турында гаҗәеп фактлар белдек-ни өчен алар кар аша үтәләр һәм салкында ничек исән калалар. #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
ЭКОяз-2026
Киндер Күл авылы балалар бакчасында "Вторая жизнь ненужных вещей" исемле балалар эшлэренен мавыктыргыч кургэзмэсе булды. #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
ЭКОяз-2026
«Экояз» акциясенең өченче атнасы кысаларында башлангыч сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә башлангыч сыйныфларда Материалларны икенчел эшкәртү буенча иҗади мастер-класс узды. Укучылар ташландык чималдан зур энтузиазм белән чәчәкләр, оригиналь уенчыклар ясадылар. Чүпкә икенче яңа тормыш бирделәр. #Эковесна2026 #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз