Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар-киңәшмә узды

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Язгы кыр эшләре башланганнан бирле һава шартлары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә гел уңай булды, чәчүне планлаштырган тәртиптә башкарырга тулы шартлар тудырды. Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмәдә исә хуҗалык җитәкчеләренә чәчүне 15 майга төгәлләргә дигән бурыч куелды.

Кукуруз чәчүгә чыгар алдыннан вахитлеләрнең эш алымы белән танышу өчен бирегә җыелу инде традициягә әверелеп бара. Үрнәк алыйм, тәҗрибә туплыйм дигән кешегә монда уңай эшләр җитәрлек. Район җитәкчесе Сергей Димитриев әйтеп үткәнчә, басу культурасы юл кырыеннан башлана. Бер генә чүп әсәре, кипкән куралар да булмаган басу-кырлар, юл буйлары күпләргә үрнәк алырлык. Хәтта дөрес итеп агартылган баганалар да һәрнәрсәгә җаваплы караш булуын искәртә кебек. Ә хәтфә булып күтәрелеп килүче, тигез итеп тишелгән уҗымнар яхшы уңыш вәгъдә итә.
Күп хуҗалыкларда язгы культуралар чәчүне төгәлләп киләләр. Кайберләрендә техника ватылып, бераз авырлыклар тудырса да, алар тиз арада хәл ителгән. Әмма норма артыннан куып, сыйфат ягы аксаган хуҗалыклар да юк түгел. Вахитлеләр исә язгы кыр эшләренең үтәлешеннән үзләре канәгать.
-Яз уңай килде. Ун көн эчендә барлык агрочараларны төгәлләргә мөмкинлек бирде. Техника, чәчүлек материал, ашлама һәм башкалар белән дә тоткарлыклар килеп чыкмады. Хәзерге вакытта кукуруз чәчү белән бәрәңге утырту калып бара. Шушы көннәрдә анысын да башкарып чыгарбыз. Башка тармаклар да үз көенә эшли, шулай ук төзелешләр дә бара. Маллар саф һавага, утарларга чыгарылды. Көндәлек 30 тонна сөт сатыла. Быелның дүрт аена 106 миллион сум керем алынды, шуның 45 миллион сумы - саф табыш, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.
Чәчү тиешенчә башкарылмаса, моның башка тармакларга аяк чалу икәнлеге билгеле. Вахитлеләргә дә малларга җитәрлек азык булсын өчен гектарыннан 38-40 гектар уңыш алырга кирәк.
Хуҗалыкта кукуруз чәчү белән ике чәчү агрегат шөгыльләнә. Баш агрономы Нәсих Рәхимуллин билгеләп үткәнчә, кукуруздан яхшы уңыш алу механизаторларның хезмәтенә дә бәйле. Ел саен техникага яңа кеше утыртып, яхшы күрсәткечләргә ирешеп булмый. Кукурузны чәчүдән алып, катоклау, рәт араларын эшкәртү – барысын да бер үк механизатор башкарса, сыйфат күпкә югарырак була, ди ул. Әйтик, Руслан Филиппов кукуруз игүдә алтынчы елын катнаша икән инде.
-Кукуруз чәчү җир 10 градуска кадәр җылынгач башкарыла. Аннан яхшы уңыш алуга берничә фактор йогынты ясый: җир яхшы итеп эшкәртелгән, ашлама тиешенчә кертелгән, яхшы сыйфатлы орлык чәчелергә тиеш. Кукуруз куе чәчкәнне яратмый. 4-5 көннән тырмалыйсы, ә инде 3-4 яфрак чыгаргач, рәт араларын эшкәртергә кирәк. Бу культура файдалы матдәләрне 90 процент тамырдан ала, тик шулай да яфрак аша да тукландыру булырга тиеш, - дип, кукуруз игү турында тәфсилләп сөйләде баш агроном.
...Трактор эшкә кузгалды. Аны әле алда гектарлаган мәйданнар көтә. Әмма вахитлеләрне җир хезмәте куркытмый. Алга карап көн күрә әлеге хуҗалык, бүген эшкәртелгән кара туфрак иртәгә табыш китерәсен белә алар.

Ризиля КОРБАНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International