“Безнең ветераннарыбыз”

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәммәтова “Безнең ветераннарыбыз”  исеме астында 2-3 сыйныф укучыларын  тыл ветераны Миңсылу Юнусова белән очраштырды. Ветеран укучыларга үзенең сугыш чорында күргән авырлыкларын, шул елдагы тормыш вакыйгаларын сөйләде. Укучылар тыл ветеранына үзләренең җырларын бүләк иттеләр, шигырьләрен сөйләделәр. Соңыннан һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International