Кукмара волонтерлары мәктәп укучылары белән акция үткәрде

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Халыкара балалар Ышаныч телефоны көне бала авыр хәлдә калганда ярдәм сорасын, үз проблемалары хакында киңәшләшсен, фикер алышсын өчен барлыкка килгән. Әлеге көн кысаларында “Волонтер-Кукмара” иреклеләр отряды вәкилләре Кукмара 3нче урта мәктәбендә “Балалар ышаныч телефонына “Әйе” дип әйтә” дигән акция үткәрделәр. Аның барышында укучылар ышаныч телефонының эше белән таныштылар, плакатлар ясадылар һәм балаларга “Шалтырат! Сиңа булышачаклар!” дигән буклетлар өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International