III-Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы "Ак калфак"

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Бөтендөнья татар Конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" җәмгыятенең татар хатын-кызлары форумы Казанда, 15-17-май көннәрендә уздырылды. Форумның көн тәртибендә Арча педагогия көллиятенә, Тукай Кырлайга сәяхәт, Казанның 1000 еллыгы музеена бару, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда спектакль һәм концерт карау, Камал театры һәм Фәннәр Академиясендә күренекле шәхесләребез һәм чит ил кунаклары чыгышларыннан торган зур киңәшмә булды. Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, урынбасары Римма Ратникова, Татар конгрессы рәисе Ренат Закиров, "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисовалар катнаштылар. Форумда районыбыздан Зөмәрә Җиһаншина, Рәмзия Хөсәенова, Ләбүдә Дәүләтшиналар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International