Олыяз җирлегендә праймериз узды

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, “Бердәм Россия” партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар кандидатлар белән якыннанрак таныша, аларга үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Олыяз җирлегендә партия эчендә алдан тавыш бирүдә 50гә якын кеше катнашты. Депутатлык мандатына 17 кеше тәкъдим ителеп, алар арасыннан 11е яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International