Туембаш мәктәбендә бер көндә ике бәйрәм үткәрелгән

2015 елның 30 мае, шимбә
Иртәнге якта мәктәпне тәмамлаучылар өчен “Соңгы кыңгырау” чыңласа, төштән соң балалар арасында Сабантуй оештырылды. Бу көнне укучылар җәйге ГТО нормаларын тапшырдылар: озынлыкка сикерделәр, турникта тартылдылар, 100 метрга, тауга каршы йөгерделәр. Татарча көрәш, төрле конкурслар белән бергә үрелеп барган Сабантуйга укучылар гына түгел, Туембаш, Чуллы авылларыннан олысы-кечесе ял итте. Җәйге каникулга укучылар уңай энергия, күңелле кичерешләр белән таралышты, дип хәбәр итте Гөлнур Галимуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International