Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды

2015 елның 30 мае, шимбә
Район Башкарма комитетында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә балигъ булмаган 14-18 яшьтәге балаларны җәйге каникуллар чорында эш белән тәэмин итү, җәмәгать урыннарында тәртип урнаштыру буенча ирекле халык дружиналарының эше, “Нараткай” сәламәтләндерү лагеренда җәмәгать тәртибен саклауны булдыру, хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең составына үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр каралды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International