Кукмараның Җиңү паркы каршындагы паркка, андагы мәйданчыкка да быел әлеге программа кысаларында реконструкция ясалачак. Бу эш өчен республика бюджетыннан 4 миллион 396 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Район җитәкчелеге тарафыннан халыктан җыелган үзкертем акчаларына һәрбер авыл җирлекләрендә балалар өчен ял итү мәйданчыклары булырга тиеш, дигән фикер әйтелгән иде. Вахит авылында инде мәйданчык эшләнеп, куллануга тапшырылды. Башка җирлекләр дә эшне тизләтсен иде: балаларның җәйге каникуллары башланды бит.
Ленин бакчасына һәм Мичурин урамындагы ял паркына исем кушу буенча конкурс игълан ителгән иде. Ял паркына “Заман”, “Хыял”, “Яшьлек”, “Сириус” (иң якты йолдыз) дигән тәкъдимнәр килде. Кукмарада яшәүче Тимергаян абый Габидуллин исә Ленин бакчасының элеккеге исемен калдыру яклы. “Адәм баласына да бер генә тапкыр исем кушыла. Ул шушы исем белән Кукмара тарихына кереп калган бит инде. Безнең бу бакчада яшьлегебез үтте. Булачак тормыш иптәшем белән дә биредәге кичке уенда танышкан идек. 45 ел матур гомер итәбез.Заманында бакчадагы 2-3 уенлыкка поселок яшьләре җыела, аларга итек, тегү, мех фабрикаларыннан кичке сменадан чыгучылар килеп кушылалар иде”,- дип хатирәләре, фикерләре белән уртаклашты ул. Газета укучыларыбыздан бу темага тагын фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз.
2015 елда Татарстанда барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максаттан республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча шәһәрләргә һәм районнарга җибәрелгән. Элеккеге яшел зоналарны тәртипкә китерү һәм 800 гектар мәйданда яңаларын булдыру планда тора.