Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 41 шәкерт тәмамлады: ир-егетләр 21 кеше, хатын-кызлар исә – 20. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар һәм Диплом эшләрен якладылар. Ир-егетләргә “Имам-хатыйп”, ә хатын-кызларга “Ислам нигезләре мөгаллимәсе” квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында инде хәзер дин өлкәсендә хезмәт итүчеләр – имамнар һәм мәхәлләләрендә дин белеме бирүче мөгаллимнәр бар.
Һөнәри бүлектән тыш, быел мәдрәсәнең башлангыч бүлеген тәмамлаучылар да булды. Алар арасында өлкәннәр дә, якшәмбе мәктәбендә белем алган балалар да бар. Башлангыч бүлекне 23 ир-егет һәм 50 хатын-кыз тәмамлады (шулар арасында 24 яшүсмер).