Кукмараның халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре укучыларны Казанга экскурсиягә алып барды

2015 елның 31 мае, якшәмбе
Халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге белгечләре “Уңышка юл” проектын тормышка ашыру йөзеннән, районыбызның беренче номерлы һәм Зур Кукмара мәктәпләренең 40 укучысына Казан шәһәренә, “КидСпейс” дип аталган балалар шәһәрчегенә экскурсия оештырдылар.

Өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре булып эшләп карау, зурлар урынына үзләрен куеп, яңа тәкъдимнәр уйлап табу бик кызыклы булып чыкты. Бу мавыктыргыч экскурсия балаларны, бер генә көнгә булса да, гаджетларын, компьютер-ноутбукларын онытып торырга, зурларның эш дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International