Районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге министрлыкның Рәхмәт хатына ия булды

2015 елның 31 мае, якшәмбе
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Республикада халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эшчәнлеген камилләштерү буенча киң масштаблы эш алып барыла. Бүген дәүләт хезмәтләренең куллану өчен халыкка уңай булуы һәм сыйфатны бәяләү нәтиҗәләре Татарстан Республикасында югары күрсәткечләргә ирешкәнне раслый. Һөнәри бурычыгызга тугры булуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт, диелә министр Эльмира Зарипова имзалаган хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International