Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Востоклылар кырда көнне төнгә ялгап эшлиләр
2015 елның 31 мае, якшәмбе
Апрель аенда “Восток” хуҗалыгы “Голштин” токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнүче нәсел заводы статусын алды. Шулай ук ул үз эшчәнлеген орлыкчылык хуҗалыгы буларак та алып бара. Язын 800 центнер арпа, 600 центнер бодай сатканнар. Орлыкчылык белән шөгыльләнү игенчелек тармагына икеләтә зур бурычлар йөкли, шуңа кырларда агротехнологиянең төгәл башкарылуы шарт.
Язгы кыр эшләрен кыска срокларда – туфракта дым бар вакытта башкарып чыгу өчен востоклылар көнне төнгә ялгап эшлиләр.
-Безнең Ядегәр бригадасы басуларына 10 берәмлек техника чыкты. Әтиле-уллы Ринат һәм Ирек Рәхимҗановлар, бер-берсен алыштырып, тәүлек буе чәчүгә җир хәзерлиләр. Равил Төхвәтуллин иярләгән агрегат бөртеклеләр чәчә, аның артыннан туфракны катоклау өчен басуга Фаил Хәсәновның тракторы керә. Барлык эш комплекслы башкарыла, - ди бригадир Рәшит Гайфетдинов.
Хужалык буенча чәчүдә өч агрегат эшли. Тиз дә булсын, сыйфатлы да – механизаторлар үз алларына шундый бурыч куйганнар. Востоклылар бәрәңге игү белән дә нәтиҗәле шөгыльләнәләр.
-Узган ел бер килограмм бәрәңгенең үзкыйммәте 7 сум 80 тиен булган иде, 20 сум 50 тиеннән саттык. Аны үстерү үзен аклый, шуңа киләчәктә дә игътибар зур булачак, - ди хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев.
Быел “икенче икмәк”нең 10 гектарын тамчылы сугару алымы белән үстерергә ниятлиләр икән. Буразна ясалганда басу буйлап махсус ленталар сузып калдырыла һәм шуның аша үсентеләргә су белән бергә барлык кирәкле микроэлементлар кертелә, дип аңлаттылар аның асылын. Мондый алым белән үстергәндә һәр гектардан 500 центнерга кадәр уңыш алып була икән. Анысын көзен күрербез, ә хәзергә орлыгын иртә срокларда җир куенына салып калдыру өчен кызу эш кайный.
Гөлгенә ШӘРИПОВА тексты, Алсу ИДРИСОВА фотосы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Консультация - кисәтү метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында 22 сәгатьтән 2026 елның 23 апрелендә 08 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 23 апрель иртәсендә республиканың көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык ясалу.
Методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
Методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде
2026 елның 22 апрелендә инструктор-методист Фирая Галиева тәрбияләнүчеләр белән «сак булыгыз, мошенниклар» һәм «кәрәзле телефоннар кулланганда куркыныч хәлләрдән ничек котылырга»дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
2025-2026 елгы сезонның муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә чыгышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы чаңгычыларны бүләкләделәр
2026 елның 22 апрелендә боз сараенда 2025-2026 елгы сезонның муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә чыгышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы чаңгычыларны бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз