Хоккей сезонына нәтиҗә ясалды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе
29 май көнне Идел буе Дәүләт физик культура, спрот һәм туризм академиясендә 2014-2014 елгы хоккей сезонын ябу тантанасы узды. “Олимп” яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе 2 группада беренче урын яулады. Ганиев Ильдар Марселевич “Иң яхшы тренер” дип табылды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Нурмухаметов Таһир Минимуллович “Иң яхшы судья” дип табылды, шулай ук акчалата премия белән бүләкләнде. ТР Хоккей Федерациясе “Олимп” спорт мәктәбенә, яшь спортчылар тәрбияләүдә кертән өлеше өчен, сертификат тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International