Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Кукмарада газ да җитештерелми, нефть тә чыгарылмый, районыбызның төп байлыгы – аның һөнәрле халкы. Бу фикерне очрашуда еш ишетергә туры килде. Эшләмичә генә югары үрләр яулап, тормыш шартларын яхшыртып булмый. Ә безнең як халкының кулыннан эш килә, тирә-ягыбызда урнашкан оешма-предприятиеләрнең күплеге, шуның нәтиҗәсе. Әмма үз эшеңне булдыру өчен һөнәрең буенча белгеч булу гына җитми, сәүдә эшенә “кулың ятуы”, һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме, җирле җитәкчелекнең уңай карашы да сорала.
-Мондый очрашу районда беренче тапкыр оештырылды. Аның максаты районыбыз эшмәкәрләрен берләштерү, бер-берсенең эшчәнлеге белән таныштыру, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев. – Мин сигез ел “Восток” хуҗалыгын җитәкләдем. Минем өчен авыл хуҗалыгыннан да авыр хезмәт юктыр кебек тоела иде, ә киез итек-киез комбинатында булганнан соң фикерем үзгәрде. Шуңа күрә башкаларның эш тәҗрибәсе белән танышу сезгә дә файдалы булыр, дип уйлыйм. Һәркем бу очрашудан яңалык, кирәкле мәгълүмат алып, киләчәктә хезмәттәшләрне читтән түгел, ә үзебездән табар, дип ышанам. Бердәм булып эшләсәк иде.