10 нчы июльдә Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Без – табигать дуслары” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Китапханәче балаларны җиләк-җимешләр, яшелчәләр, хайваннар белән таныштырып, китаптан рәсемнәр күрсәтте. Нәниләр табышмак сорауларына дөрес җаваплар биреп, уеннарда актив катнаштылар. Әлеге дәресне үткәрү максаты: балаларны кечкенәдән үк табигатьне һәм аның байлыкларын сакларга һәм яратырга өйрәтү, фикерләү сәләтләрен үстерү.